Компаниянең «визит карточкасы»
Татарстанның башкаласында яшәүче теләсә кайсы кешедән “Казанда яңа гына өйдә әзерләнгән кебек тәмле камыр ризыгы, әзер кичке аш, яисә традицион татар тәм-томнарын кайдан алырга була?” – дип сорагыз. Сезгә, һичшиксез, “Бәхетле”дән дип җавап бирәчәкләр. Бу өй ризыклары супермаркеты хәзерге көндә Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада яшәүче халыкка гына мәгълүм тугел: 2006нчы елдан башлап мәскәүлеләрнең дә әзер продукция сатып алырга мөмкинлекләре бар, һәм бу йорт хуҗабикәләренең көндәлек эшләрен шактый дәрәҗәдә җиңеләйтә.
Ундүрт ел буена үсеп һәм Татарстанда лидерлык позицияләрен алып, “Бәхетле” компаниясе меңнәрчә сатып алучының хөрмәтен яулады.
Хәзерге вакытта компаниянең һәрберсенең үз узенчәлеге булган – үзе җитештергән продукциясе булган 28 кибете бар. Бу специальләшү ярдәмендә компания Татарстан региональ “брендларының” берсенә әйләнде. Супермаркетларның товар әйләнешенең 40% нан артыгын күп үтемле әзер ризык тәшкил итә: кондитер һәм кулинария ашамлыклары, салатлар, ит һәм балык ярымфабрикатлары – барлыгы 1200 дән артык исем.
“Бәхетле”нең сатып алучылары, махсус заказ биреп, кунакларын бәйрәм табынының купшылыгы белән шаккатыра алалар, ә виртуоз пешекчеләр теләсә кайсы кулинария фантазияне тормышка ашырачаклар: кирәк икән тутырылган сөтле дуңгыз яисә бака тәпиләре, кирәк икән койкалы тел яисә зур туй торты.
Югары сыйфатлы Швейцария җиһазлы кулинария цехлары һәрбер супермаркетта бар, продукцияне чын мәгънәдә кибет диварлары артында җитештерәләр, шуңа күрә прилавкаларга да ул иң яңа килеш килә. Өстәвенә, компаниядә чистартылган су гына кулланалар, буяу матдәләре һәм консервантлар кулланмыйлар.
Башка көндәш өстенлек – ул продукциянең киң ассортименты: 40 меңнән артык исем. “Бәхетле”дә бөтен нәрсәне дә табарга була: кыйбатлы элита шәраблары һәм коньяклары, коллекцион шоколад, ат ите, тере балык, экзотик җиләк-җимешләрдән алып банкалардагы өй ашларына кадәр. Монда шикәр авырулы кешеләр өчен махсус бүлек булдырылган, алар печенье, кәнфит, варенье һәм үзләре өчен башка “зарарсыз” тәм-томнар ала алалар.
Сатып алучылар турында кайгыртуның тагын бер дәлиле – монда ук түләүсез эндокринология белгече һәм педиатр консультациясен алу мөмкинлеге.
Үсеш юлы буенча
Компаниянең тарихы 1991нче елда азык-төлек белән күпләп сату предприятиясеннән башланды. Икенче этап – 1998нче елның декабрендә Казанда зур булмаган беренче кулинария ризыклары һәм салатлар җитештерү супермаркетын ачу. Соңыннан ул кондитер һәм камыр цехлары белән тулыландырылды.
Бүгенге көндә Казанда 15 супермаркет, 1 гипермаркет Татарстанның башкаласындагы иң зур гаилә сәүдә үзәге “Мега”да, Мәскәудә 9 кибет, Яр Чаллыда 1 кибет һәм Түбән Камада 1 кибет эшли. Моннан тыш “Бәхетле”нең җитештерү базасы бар, анда озак саклана торган ризык – туңдырылган пилмән, варениклар, ысланган ит, коры өй токмачы җитештерәләр. 2006нчы елда махсуслаштырылган татар милли тәм-томнарын пешерү цехы ачылды, тәм-томнарны Казанда гына түгел, Рәсәйнең башка күп шәһәрләрендә дә саталар.
Хәзерге вакытта “Бәхетле” компаниясендә 5000нән артык кеше эшли.
“Бәхетле” сәүдә һәм җитештерү компаниясе республика предприятиеләре арасында иң яхшылардан берсе дип танылды, моны Татарстан Республикасы Президентының, Казан шәһәре халык депутатлары Советының һәм Татарстан Республикасы сәүдә министрлыгының купсанлы Хөрмәт грамоталары раслый.
Беренче шәхес
Компаниянең генераль директоры Мөслимә Хәбри кызы Латыйпова – уңышлы җитәкче, искиткеч хуҗабикә, бик яхшы хатын, кайгыртучан әни һәм әби. Ул:
– Татарстан Республикасының, Рәсәй Федерациясенең атказанган сәүдә эшкәре.
– “Менеджер-2002”, 2002, 2003, 2004 “Ел җитәкчесе”, “Сәүдә кешесе-2004”, “Уңышлык - 2005”, “Елның хатын-кызы. Елның ир-аты: хатын-кыз карашы - 2008” конкурслары җиңүчесе, катнашучысы, дипломанты.
– Рәсәйнең иң югары иҗтимагый атказану бүләге – 2004нче елда Рәсәйнең кәсәбчелекнең үсешенә шәхси кертем һәм эш активлыгы өчен “Рәсәйгә дан” ордены белән бүләкләнгән.
– 2007нче һәм 2009нчы еллар нәтиҗәләре буенча “Елның хәер-сәдака бирүчесе” исемен ташый.
– Халыкара пешекчеләр ассоцияциясенең “Дәрәҗә билгесе” кавалеры.
– “Финанс” магалы юрамасында 2010нчы елда Рәсәһнең 50 иң абруйлы эш хатын-кызлар санына керә.
– 2011нче елда Минтимер Шәймиевнең “Ихъя” фондының караучы шурасы тарафыннан тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрен торгызуына өлеш кертечү өчен (борыңгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре) бүләкләнгән.
– 2011нче елда Казан үсешенә зур өлеш кертү, актив иҗтимагый һәм хәер-сәдака эше өчен Казанның Хөрмәт Китабына кертелгән.
– 2011нче елда Татарстан Республикасының Президенты Минниханов Р.Н. тарафыннан хезмәт күрсәтү өлкәсен үсештерү, меценатлыкны торгызуда лаеклы кертү өчен Рахмәтле Хат белән билгеләнгән.
– 2012 нче елда Рәсәй Федерациясенең Президентының боерыгы буенча Дуслык Ордены белән бүләкләнгән.
– 2012нче елда “Иминле эш” бөтенрәсәй премиясе лауреаты.
“Без компаниябезне “нульдән” барлыкка китерәбез, һәм иң зур сөенеч – ул синең иҗат җимешеңнең ныклап аякка басуын, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен яулавын күрү, ә иң мөһиме – кешеләргә файда китерә”, - ди Мөслимә Хәбри кызы.
Матди ярдәм күрсәтү
“Бәхетле” компаниясе масштаблы социаль программаны тормышка ашыра: Татарстан Республикасының Нагорный бистәсендә һәм Арча районында мәчетләр төзелешендә катнашты, Казандыгы Петропавлов Соборын төзекләндерүгә ярдәм күрсәтте, Бесландагы террорчылык акты нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр өчен оештырылган фондка акча күчерде. Күп еллар дәвамында “Бәхетле” балалар йортларына, дәвалау учреждениеләренә ярдәм итә, күп балалы гаиләләрдә яшәүче балаларга бәйрәмнәргә бүләкләр җибәрә.
Татарстандагы меценатлыкның яңадан аякка басуының ачык мисалы булып социаль ашханәләр ачу тора (бүгенге көндә Казанда 5 шундый учреждение эшли). Иң якын киләчәктә аз милекле гражданнар өчен түләүсез ашханәләр шәһәрнең һәр районында ачылачак.
